Ренат Әюпов

Алхимик

Афиша фотосы: 
Дата: 
14 октябрь (Якш) | 13:00
Заманабызның иң яман чире-наркомания тозагына эләгеп, бик күп яшь гомерләр өзелә... "Алхимик" спектакле шушы афәттән котылу юлларын эзләргә өнди, наркотиклар куллануның фаҗигага алып баруын кисәтә. Төп герой Илдус – наркоман. Ул күп итеп наркотик кулланганнан соң аңын җуя һәм П.Коэльоның "Алхимик” китабына эләгә. Илдус “Алхимик” геройлары белән бергә сәяхәт итә һәм яхшылыкка омтылырга, максатларга ирешергә кирәклеген аңлый. Иң мөһиме – ул наркотиклардан котылырга тели.

Супер кияү

Афиша фотосы: 
Дата: 
13 октябрь (Шим) | 18:00
Вакыйга бухгалтериядә бара. Андагы эш шактый бертөсле. Әмма, монда, алты хатын-кыз эшләгән бухгалтериядә эшләр башкачарак. Чөнки алты хатын-кыз янында бер бик шаян телле, җыр сөюче, киң күңелле бер ир-ат та эшли. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович кешеләрне үзенә тартып тора, сөйкемле сөяге бар. Ә менә шушы алты хатын-кызның һәркайсы белән нинди мөнәсәбәтләр урнаша соң?

Алмачуар

Афиша фотосы: 
Дата: 
13 октябрь (Шим) | 13:00
Әлеге спектакль Г.Ибраһимовның әсәренә нигезләнеп язылган. Анда бер үк вакытта өч төрле тормыш күрсәтелә: атлар, кешеләр, бүреләр тормышы һәм кешеләрнең табигатькә карашы. “Алмачуар” бер сулышта карала. Спектакльнең сәнгати образы һәм артистлар ансамбле уены, “һәр җан иясе өчен – дөнья бер”, - дигән уйга инандыра.

Башмагым

Афиша фотосы: 
Дата: 
12 октябрь (Җом) | 18:30
Кәрим бай Түбән Новгород ярминкәсендә үз товарын уңышлы гына сатып бәйрәм оештыра. Ә икенче көнне аны талаганнары ачыклана. Моны белеп алган Зыя бай аңа үзенең югалган вексельләр исәбенә кече кызы Сәрвәргә өйләнә алуын сиздерә. Кәләшкә вәгъдә бүләге буларак бик матур башмаклар биреп җибәрә. Ә Сәрвәр һәм аның мәхәббәте Галимҗан да үз бәхетләре өчен көрәшергә әзер.

Мәхәббәт күгәрченнәре

Афиша фотосы: 
Дата: 
11 октябрь (Пнҗ) | 18:30
Спектакль – легендар фильм “Любовь и голуби”ның театральләштерелгән варианты. Төп герой – Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый. Көннәрнең берендә Васил эш урынында җәрәхәтләнә һәм аңа диңгез буена юллама бирәләр. Ул анда Рәйсә исемле ханымга гашыйк була һәм нәтиҗәдә диңгез буеннан аның янына кайта. Бу хәбәрне гаилә бик авыр кабул итә. Әмма Васил һәм аның гаиләсе өчен яңа сынаулар башлана гына әле...

Бер мәхәббәт тарихы

Афиша фотосы: 
Дата: 
7 октябрь (Якш) | 18:00
Еллар гыйбрәтле язмышлы кешеләрне бер очраштырып, гомерләрен үзгәртеп куярга мөмкин. Шулай олы яшьтәге карт белән карчык очраклы рәвештә очрашып, бер-берләрендә күптәнге танышларын таба! Ике ялгызның шушылай башланган уртак вакыйга үрелешен, моның ни белән тәмамлануын беләсегез килсә, спектакльгә рәхим итегез!

Артист

Афиша фотосы: 
Дата: 
6 октябрь (Шим) | 18:00
Г.Кариев әсәре буенча куелган «Артист» комедиясе (пьесаны Р.Зәйдулла үзгәртеп эшләде) – шул чорда төрле авырлыклар кичеп, ачлы-туклы ижат итүче артистларның яшәешен, көнкүрешен чагылдырган документаль әсәр. Спектакль 19 гасырның реаль вакыйгаларына нигезләнгән, анда татар театрының тууы турында бәян итә. Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская яшь таланлы артистлар белән “Сәйяр” труппасыннан китә. Труппа таркала! Кая барырга? Ләкин Кариев белән Сакмарский югалып калмыйлар...

Убыр - шоу

Афиша фотосы: 
Дата: 
6 октябрь (Шим) | 12:00
“Убыр-шоу” – балалар өчен заманча музыкаль әкият. Әкияттә Убырлы карчык бөтен җәнлекләрне кар белән күмеп китә. Барлык кош-кортлар, җәнлек-хайваннар җыелып киңәшәләр һәм Убырлы карчыкның күңелен эретер өчен махсус тамаша – бал үткәрергә телиләр. Шуннан тамаша башланып китә. Спектакль уен-бию белән үрелеп бара.

Гашыйклар утравы

Афиша фотосы: 
Дата: 
5 октябрь (Җом) | 18:00
Өч егет армиядән кайтканда тимер юл вокзалында очрашалар. Егетләрнең берсе – Инсаф тизрәк сөйгәне белән туй ясарга тели. Әмма Ләйсән традицион туйны теләми. Ул никахны күктә үткәреп, парашюттан сикерергә хыяллана. Инсаф һәм аның дуслары бу тәкъдимне ишетеп уйга калалар. Тиздән авылга вертолет белән Инсафның командиры килеп төшә. Бу вакытта кияү дусларында план туа...

Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте

Афиша фотосы: 
Дата: 
4 октябрь (Пнҗ) | 13:00
Абилин исемле кыз фарфор куянын югалта. Шунда куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте башлана да инде: аның юлында яхшы һәм яман, явыз һәм мәрхәмәтле кешеләр очрый. Кечкенә хуҗасының аңа карата булган җылы мөнәсәбәтен моңарчы аңламаган куян үзгәрә башлый. Үзе фарфор булса да, күкрәгендә чын йөрәк типкән Эдвард белән нәрсәләр булып бетәр соң? Абилин белән алар кабат очраша алырлармы?

Битләр

Subscribe to RSS - Ренат Әюпов