Ренат Әюпов

“Әйт әле, күбәләк”

Афиша фотосы: 
Дата: 
22 июнь (Җом) | 11:00
Пьеса Тукайның балачагына алып кайта. Апуш ятим калган, аны Казанга Печән базарына алып барып, башка гаиләгә тәрбиягә бирергә тиешләр. Әлеге спектакль нәни Апушның шәһәргә китәр алдыннан кичергән уйлары, әкият геройлары белән очрашулары турында бәян итә.

“Галиябану”

Афиша фотосы: 
Дата: 
20 июнь (Чәр) | 19:00
Спектакль нигезендә М.Фәйзинең әсәре ята. Әсәр үзәгендә 2 гашыйк – Галиябану белән Хәлил мәхәббәте сүрәтләнә. Алар балачактан таныш һәм туй ясарга җыеналар. Тик ике гашыйк арасына Галиябануны яраткан һәм аның игътибарын яуларга теләгән Исмәгыйль керә.

“Супер кияү”

Афиша фотосы: 
Дата: 
17 июнь (Якш) | 19:00
Вакыйга бухгалтериядә бара. Андагы эш шактый бертөсле, бухгалтерия, гомумән, күңелле вакыйгаларга саран җир. Әмма, монда, алты хатын-кыз эшләгән бухгалтериядә эшләр башкачарак. Чөнки алты хатын-кыз янында бер бик шаян телле, җыр сөюче, киң күңелле бер ир-ат та эшли. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович кешеләрне үзенә тартып тора, сөйкемле сөяге бар. Ә менә шушы алты хатын-кызның һәркайсы белән нинди мөнәсәбәтләр урнаша соң?

«Мәхәббәт күгәрченнәре»

Афиша фотосы: 
Дата: 
16 июнь (Шим) | 19:00
Спектакль – легендар фильм “Любовь и голуби”ның театральләштерелгән варианты. Төп герой – Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый. Көннәрнең берендә Васил эш урынында җәрәхәтләнә һәм аңа диңгез буена юллама бирәләр. Ул анда Рәйсә исемле ханымга гашыйк була һәм нәтиҗәдә диңгез буеннан аның янына кайта. Бу хәбәрне гаилә бик авыр кабул итә. Әмма Васил һәм аның гаиләсе өчен яңа сынаулар башлана гына әле...

«Гашыйклар утравы»

Афиша фотосы: 
Дата: 
15 июнь (Җом) | 19:00
Өч егет армиядән кайтканда тимер юл вокзалында очрашалар. Егетләрнең берсе – Инсафка өйгә тизрәк кайтып сөйгәне белән туй ясарга тели. Әмма Ләйсән традицион туйны теләми. Ул никахны күктә үткәреп, парашюттан сикерергә хыяллана. Инсаф һәм аның дуслары бу тәкъдимне ишетеп уйга калалар. Тиздән авылга вертолет белән Инсафның командиры килеп төшә. Парашют белән сикерүгә әзерлекләр башлана. Бу вакытта кияү дусларында план туа...

“Убыр-Шоу”

Афиша фотосы: 
Дата: 
14 июнь (Пнҗ) | 11:00
“Убыр-Шоу” - балалар өчен заманча музыкаль әкият. Әкияттә Убырлы карчык бөтен җәнлекләрне кар белән күмеп китә. Барлык кош-кортлар, җәнлек-хайваннар җыелып киңәшәләр һәм Убырлы карчыкның күңелен эретер өчен махсус тамаша – бал үткәрергә телиләр. Шуннан тамаша башланып китә. Спектакль уен-бию белән үрелеп бара.

“Кичер мине, әнкәй”

Афиша фотосы: 
Дата: 
10 июнь (Якш) | 19:00
Миңзифа белән Миргаян авылда гомер кичерәләр. Миңзифаның сеңлесе Дилфүзә үзенең улы Миргаянны алырга кайтуы турында хат яза, чөнки озак еллар элек Миргаянны Дилфүзә тапкан була һәм ул аны апасы Миңзифага тәрбиягә калдырып, үзе шәһәргә китеп барган. Шул вакытта Миргаянга яңа компьютер программасы өчен Грант отуы турында хат килеп төшә. Аның зур сумма акча отуын белеп алган Кирам – Миргаянның әтисе пәйда була. Барысы да балага хокукларын даулый башлыйлар.

“Әйдә барыйк, кызлар карыйк”

Афиша фотосы: 
Дата: 
9 июнь (Шим) | 19:00
«Əйдə барыйк, кызлар карыйк!» ремейкы - поп-арт элементлары кертелгән спектакль. Төп герой Әфләтүн – төнге клуб ди-джее, ул кызларны еш алыштырып тора. Ә аның дуслары – авыл егетләре, Әфләтүн аркасында сөйгән кызларсыз калалар, шуңа күрә аңа сабак бирергә уйлыйлар. Яңа ел кичендә алар тырышлыклары, хәйләкәр булулары һәм үҗәтлекләре ярдәмендә үзләренең мәхәббәтләрен табалар. Тормышында күп хата ясаган Әфләтүн дә ахырдан хатасын таный һәм кичә җыр-бию белән дәвам итә. “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” – башыннан алып ахырына кадәр җыр-бию белән үрелеп бара.

“Нигез ташлары”

Афиша фотосы: 
Дата: 
8 июнь (Җом) | 19:00
Гарифулла карт үзенең хатыны Гөлҗиһан белән авылда яши, ә аларның дүрт улы - шәһәрдә. Көннәрнең берендә алар әтиләре йортына кайтып төшәләр, “әтиләре үлем түшәгендә” ята. Шул рәвешле, мөһим мәсьәләләрне чишәр өчен Гарифулла карт аларның барысын бергә җыя. Гарифулла балаларын аңлый алмый. Аны оныгы Флорид кына аңлый, ул аның белән генә уртак тел таба. Үзенең әйтергә теләгән сүзләрен Гарифулла аның аша җиткерә.

“Алмачуар”

Афиша фотосы: 
Дата: 
7 июнь (Пнҗ) | 14:00
Спектакль Г. Ибраһимовның әсәренә нигезләнеп язылган. Анда бер үк вакытта өч төрле тормыш күрсәтелә: атлар, кешеләр, бүреләр тормышы һәм кешеләрнең табигатькә карашы. “Алмачуар” бер сулышта карала. Спектакльнең сәнгати образы һәм артистлар ансамбле уены, “һәр җан иясе өчен – дөнья бер”, - дигән уйга инандыра. Спектакль “Әкияти палитра” фестивалендә "Иң яхшы спектакль" номинациясендә Гран-прига һәм "Тамашача мәхәббәте" номинациясендә дипломга лаек булды.

Битләр

Subscribe to RSS - Ренат Әюпов