Ренат Әюпов

"Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз"

«Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз»

18 яшьлек Гөлүс белән Нәзнинә бер-берләрен яраталар һәм өйләнешәбез диләр. Вакыйгалар тимер юл янында урнашкан фатирда бара.

"Нигез ташлары"

«Нигез ташлары»

Гарифулла карт үзенең хатыны Гөлҗиһан белән авылда яши, ә аларның дүрт улы шәһәрдә яши.  Һәркайсының үз тормышы, үз юлы... 
Көннәрнең берендә алар җыелышып әтиләре йортына кайтып төшәләр, “әтиләре үлем түшәгендә” ята. Шул рәвешле, мөһим мәсьәләләрне чишәр өчен Гарифулла карт аларның барысын бергә җыя. Ә ул проблемалар бик күп икән бит...

"Мәхәббәт күгәрченнәре”

Афиша фотосы: 
Дата: 
5 май (Шим) | 19:00
Спектакльдә вакыйгалар авылда бара. Төп герой – Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый. Көннәрнең берендә Васил эш урынында җәрәхәтләнә һәм аңа диңгез буена юллама бирәләр. Ул анда Рәйсә исемле ханымга гашыйк була һәм нәтиҗәдә диңгез буеннан аның янына кайта. Алар, бергә яшәүләрен хәбәр итеп, Васил гаиләсенә смс юллыйлар. Бу хәбәрне гаилә бик авыр кабул итә. Әмма Васил һәм аның гаиләсе өчен яңа сынаулар башлана гына әле...

«Гашыйклар утравы»

Афиша фотосы: 
Дата: 
4 май (Җом) | 19:00
Өч егет армиядән кайтканда тимер юл вокзалында очрашалар. Егетләрнең берсе – Инсафка өйгә тизрәк кайтып сөйгәне белән туй ясарга тели. Әмма Ләйсән традицион туйны теләми. Ул никахны күктә үткәреп, парашюттан сикерергә хыяллана. Инсаф һәм аның дуслары бу тәкъдимне ишетеп уйга калалар. Тиздән авылга вертолет белән Инсафның командиры килеп төшә. Парашют белән сикерүгә әзерлекләр башлана. Бу вакытта кияү дусларында план туа...

“Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”

Афиша фотосы: 
Дата: 
4 май (Җом) | 14:00
Абилин исемле кыз фарфор куянын билгеле сәбәпләр аркасында югалта. Шунда куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте башлана да инде: аның юлында яхшы һәм яман, явыз һәм мәрхәмәтле кешеләр очрый. Кечкенә хуҗасының аңа карата булган җылы мөнәсәбәтен моңарчы аңламаган куян үзгәрә башлый. Үзе фарфор булса да, күкрәгендә чын йөрәк типкән Эдвард белән нәрсәләр булып бетәр соң? Абилин белән алар кабат очраша алырлармы?

"Кичер мине, әнкәй”

Афиша фотосы: 
Дата: 
30 апрель (Дүш) | 18:30
Миңзифа белән Миргаян авылда гомер кичерәләр. 16 яшьлек Миргаян компьютерлар, программалар төзү белән кызыксына. Әмма аны кыерсыталар, аның “әтисез” үсүе турында исенә төшереп торалар. Авыл тимерчесе Әбүбәкер гомере буе Миңзифаны яратып яшәгән. Миңзифаның сеңлесе Дилфүзә үзенең улы Миргаянны алырга кайтуы турында хат яза, чөнки озак еллар элек Миргаянны Дилфүзә тапкан була һәм ул аны апасы Миңзифага тәрбиягә калдырып, үзе шәһәргә китеп барган. Шул вакытта Миргаянга яңа компьютер программасы өчен Грант отуы турында хат килеп төшә.

“Убыр – Шоу”

Афиша фотосы: 
Дата: 
29 апрель (Якш) | 14:00
“Убыр-Шоу” - балалар өчен заманча музыкаль әкият. Әкияттә Убырлы карчык бөтен җәнлекләрне кар белән күмеп китә. Барлык кош-кортлар, җәнлек-хайваннар җыелып киңәшәләр һәм Убырлы карчыкның күңелен эретер өчен махсус тамаша – бал үткәрергә телиләр. Шуннан тамаша башланып китә. Спектакль уен-бию белән үрелеп бара.

"Мәхәббәт күгәрченнәре"

Афиша фотосы: 
Дата: 
29 апрель (Якш) | 18:30
Бенефис - спектакль Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зинәтуллинаның 50 яшьлек юбилее уңаеннан куела. Тәрҗемәче - Хәбир Ибраһим Спектакльдә вакыйгалар авылда бара. Төп герой – Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый. Көннәрнең берендә Васил эш урынында җәрәхәтләнә һәм аңа диңгез буена юллама бирәләр. Ул анда Рәйсә исемле ханымга гашыйк була һәм нәтиҗәдә диңгез буеннан аның янына кайта. Алар, бергә яшәүләрен хәбәр итеп, Васил гаиләсенә смс юллыйлар. Бу хәбәрне гаилә бик авыр кабул итә.

"Мәхәббәт күгәрченнәре"

Афиша фотосы: 
Дата: 
28 апрель (Шим) | 18:30
Бенефис-спектакль Татарстанның атказанган артисты Фирүзә Зинәтуллинаның 50 яшьлек юбилее уңаеннан куела. Спектакльдә вакыйгалар авылда бара. Төп герой – Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый. Көннәрнең берендә Васил эш урынында җәрәхәтләнә һәм аңа диңгез буена юллама бирәләр. Ул анда Рәйсә исемле ханымга гашыйк була һәм нәтиҗәдә диңгез буеннан аның янына кайта. Алар, бергә яшәүләрен хәбәр итеп, Васил гаиләсенә смс юллыйлар. Бу хәбәрне гаилә бик авыр кабул итә.

“Супер кияү”

Афиша фотосы: 
Дата: 
27 апрель (Җом) | 18:30
Бенефис-спектакль Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинның иҗади эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан куела. “Вакыйга бухгалтериядә бара. Андагы эш шактый бертөсле, бухгалтерия, гомумән, күңелле вакыйгаларга саран җир. Әмма, монда, алты хатын-кыз эшләгән бухгалтериядә эшләр башкачарак. Чөнки алты хатын-кыз янында бер бик шаян телле, җыр сөюче, киң күңелле бер ир-ат та эшли. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович, күрер күзгә бик алай чибәрләрдән булмаса да, кешеләрне үзенә тартып тора, сөйкемле сөяге бар.

Битләр

Subscribe to RSS - Ренат Әюпов