Ренат Әюпов

"Гашыйклар утравы"

"Гашыйклар утравы"

Вакыйгалар Инсаф хезмәт иткән хәрби частьта башланып китеп, аның туган авылы Атсөярдә дәвам итә. 

Армия сафларында хезмәт срогын тутырган Инсафны туган авылына озаталар. Ул Атсөяр авылыннан, аны анда сөйгән кызы Ләйсән зарыгып көтә. Тимер юл вокзалында Инсаф үзе кебек үк армиядән кайтып килүче татар егетләре – Данияр белән Степанны очрата. Алар сөйләшеп китәләр һәм юл уңаенда Инсаф аларны үз авылларына берничә көнгә кунакка кайтып килергә чакыра. Ул авылда аларга чибәр кызлар булачагына да ышандыра.  Кызлар дигәндә егетләрнең күзләре кыза, алар бик шатланып риза булалар.

"Супер кияү" ("Алты кызга бер кияү")

"Супер кияү" ("Алты кызга бер кияү")

Вакыйга бухгалтериядә бара. Андагы эш шактый бертөсле, бухгалтерия гомумән, күңелле вакыйгаларга саран җир. Әмма, монда, алты хатын-кыз эшләгән бухгалтериядә эшләр икенчерәк. Чөнки алты хатын-кыз янында бер бик җор холыклы, мәзәкчән, шаян телле, җыр сөюче, киң күңелле бер ир-ат та эшли. Халыкта шадра йөрәк яндыра дигән гыйбарә бар. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович та, күрер күзгә бик алай чибәрләрдән булмаса да, кешеләрне үзенә тартып тора. Сөйкемле сөяге бар үзенең.

"Галиябану"

"Галиябану"

“Мирхәйдәр Фәйзи “Галиябану» пьесасын 1916 елда, Беренче бөтендөнья сугышы чорында язган. Бер әсәр үрнәгендә күп кенә музыкаль драма һәм пьесалар язылган. Соңрак опера, балет булып үскән мили музыкаль театр да “Галиябану”дан башланып китә.  “Галиябану” музыкаль драмасы алар арасында аерым урын алып тора, чөнки М.Фәйзи авыл яшьләре арасындагы саф хисләрне ачып, үзенең туган халкына мәхәббәтен чагылдыруда югары дәрәҗәгә ирешкән.  Һәм иҗатында үзәк урыннарның берсен алып торган “Галиябану” әсәре Мирхәйдәр Фәйзине татар халкына  аеруча якынайта.  Автор аларны шаккатыргыч дәрәҗәдә эчкерсез, көчле итеп гәүдәләндерә һәм бу аның әсәрләрен мәңгеләштерә. М.Фәйзинең бу әсәре аның шәхси иҗатын бәяләүдә генә түгел, ә татар театры һәм татар драматургиясе үсешендә дә зур роль уйный.

"Артист"

"Артист"

Спектакль 19 гасырның реаль вакыйгаларына нигезләнгән, анда татар театрының тууы турында бәян ителә. Кешеләр яңа формалар барлыкка килүен тоялар, шушы шартларда үзләрен табарга омтылалар. 

Шушы вакыйгалар барышында “Сәйяр” труппасы төзелә, ул үз тамашачысына Галиәскәр Камалның “Бәхетсез егет” спектаклен тәкъдим итәргә җыена. Труппаның режиссеры Габдулла Кариев (бунтарь йөрәкле кеше һәм татар театрын төзү идеясенә фанатларча ышанучы) һәм аның дусты, яшь актер Сакмарский афишалар эләләр, “Шәрекъ” клубына кайтып, артистларның репетициягә килүен көтәләр.

Битләр

Subscribe to RSS - Ренат Әюпов