Ренат Әюпов

“Супер кияү”

Афиша фотосы: 
Дата: 
26 май (Шим) | 19:00
Вакыйга бухгалтериядә бара. Андагы эш шактый бертөсле, бухгалтерия, гомумән, күңелле вакыйгаларга саран җир. Әмма, монда, алты хатын-кыз эшләгән бухгалтериядә эшләр башкачарак. Чөнки алты хатын-кыз янында бер бик шаян телле, җыр сөюче, киң күңелле бер ир-ат та эшли. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович, күрер күзгә бик алай чибәрләрдән булмаса да, кешеләрне үзенә тартып тора, сөйкемле сөяге бар. Ә менә шушы алты хатын-кызның һәркайсы белән нинди мөнәсәбәтләр урнаша соң?

“Бүре һәм Кәҗә”

Афиша фотосы: 
Дата: 
26 май (Шим) | 14:00
Кәҗә дүрт бәтие белән урман аланында яши. Ул һәр иртәдә урманга чыгып китеп, үләннәр җыеп кайта. Китәр алдыннан һәм өйгә кайткач ул кәҗә бәтиләренә җыр җырлый. Бүре кәҗә бәтиләрен тотып ашарга хыяллана, ләкин бәтиләр әниләре сүзеннән чыкмыйлар. Бүре хәйләгә бара. Ул Кәҗәнең җырын ятлый һәм йортына килеп, шушы җырны җырлый. Шуннан нәрсә булыр? Бүре теләгәненә ирешә алырмы?

«Гашыйклар утравы»

Афиша фотосы: 
Дата: 
24 май (Пнҗ) | 19:00
Өч егет армиядән кайтканда тимер юл вокзалында очрашалар. Егетләрнең берсе – Инсафка өйгә тизрәк кайтып сөйгәне белән туй ясарга тели. Әмма Ләйсән традицион туйны теләми. Ул никахны күктә үткәреп, парашюттан сикерергә хыяллана. Инсаф һәм аның дуслары бу тәкъдимне ишетеп уйга калалар. Тиздән авылга вертолет белән Инсафның командиры килеп төшә. Парашют белән сикерүгә әзерлекләр башлана. Бу вакытта кияү дусларында план туа...

“Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”

Афиша фотосы: 
Дата: 
20 май (Якш) | 14:00
Абилин исемле кыз фарфор куянын югалта. Шунда куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте башлана да инде: аның юлында яхшы һәм яман, явыз һәм мәрхәмәтле кешеләр очрый. Кечкенә хуҗасының аңа карата булган җылы мөнәсәбәтен моңарчы аңламаган куян үзгәрә башлый. Үзе фарфор булса да, күкрәгендә чын йөрәк типкән Эдвард белән нәрсәләр булып бетәр соң? Абилин белән алар кабат очраша алырлармы?

“Айрыз батыр”

“Айрыз батыр”

Урта гасырда бөек Казан-хан хакимлек иткән төрки угыз кабиләләре ханлыгы тынычлык сөюче ил буларак ныгый һәм чәчәк ата. Аларның ирекле тормыш итүләре караңгылык патшасы Тагавар һәм аның сихерче хатыны Карабикәгә тынгылык бирми. Тагавар ирекле халыкны Җир йөзеннән себереп түгәргә һәм мәңгелек караңгылыкка күмәргә хыяллана.

"Алхимик"

"Алхимик"

Шәһәр, ишегалды, балалар мәйданчыгы. Шушы мәйданчыкка бертөркем яшьләр килә - Илдус, Шамил, Динара, Катька һәм аның дус кызы... Алар монда балаларча уйнарга түгел, ә наркотиклар кабул итәргә җайлы урын эзләп киләләр. Наркотиклар артыннан киткән Рөстәмне көтәләр.

“Әйт әле, күбәләк”

“Әйт әле, күбәләк”

Пьесада тасвирланган вакыйгалар ике чорны – Габдулла Тукайның кечкенә чагы – Апуш чорын һәм инде җитлеккән шагыйрь – Тукай чорын үз эченә ала. Вакыйга Тукайның туган авылы Кушлавычта, чишмә буенда бара. Пьесаның геройлары бәләкәй Апуш һәм Тукай һәм аның шигырьләрендәге персонажлар: Күбәләк, Сандугач, Карлыгач, Шүрәле, Каракош, авыл эте Акбай һ.б. күбәләкләр, карлыгачлар.

“Галиябану”

Афиша фотосы: 
Дата: 
19 май (Шим) | 19:00
Спектакль нигезендә М.Фәйзинең әсәре ята. Әсәр үзәгендә 2 гашыйк – Галиябану белән Хәлил мәхәббәте сурәтләнә. Алар балачактан таныш һәм туй ясарга җыеналар. Тик ике гашыйк арасына Галиябануны яраткан һәм аның игътибарын яуларга теләгән Исмәгыйль керә.

“Бер мәхәббәт тарихы”

Афиша фотосы: 
Дата: 
18 май (Җом) | 19:00
Еллар гыйбрәтле язмышлы кешеләрне бер очраштырып, гомерләрен үзгәртеп куярга мөмкин. Шулай олы яшьтәге карт белән карчык очраклы рәвештә очрашып, бер-берләрендә күптәнге танышларын таба! Ике ялгызның шушылай башланган уртак вакыйга үрелешен, моның ни белән тәмамлануын беләсегез килсә, спектакльгә рәхим итегез!

“Мәхәббәт күгәрченнәре”

Афиша фотосы: 
Дата: 
17 май (Пнҗ) | 19:00
Спектакльдә вакыйгалар авылда бара. Төп герой – Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый. Көннәрнең берендә Васил эш урынында җәрәхәтләнә һәм аңа диңгез буена юллама бирәләр. Ул анда Рәйсә исемле ханымга гашыйк була һәм нәтиҗәдә диңгез буеннан аның янына кайта. Алар, бергә яшәүләрен хәбәр итеп, Васил гаиләсенә смс юллыйлар. Бу хәбәрне гаилә бик авыр кабул итә. Әмма Васил һәм аның гаиләсе өчен яңа сынаулар башлана гына әле...

Битләр

Subscribe to RSS - Ренат Әюпов