Моңсу комедия

Татарча

Кичер мине, әнкәй

Афиша фотосы: 
Дата: 
16 ноябрь (Җом) | 18:30
16 ел элек туган апасы карамагында калдырылган төп герой артыннан әнисе кайтып төшә. Тик ул үзенең гаебен танымый – егетне мул тормыш белән кызыктырып, баланы үзенә кайтаруларын таләп итә. Шул вакытта Миргаянга Грант отуы турында хат килеп төшә. Аның зур сумма акча отуын белеп алган Кирам – Миргаянның әтисе пәйда була. Барысы да балага хокукларын даулый башлыйлар.

Супер кияү

Афиша фотосы: 
Дата: 
13 октябрь (Шим) | 18:00
Вакыйга бухгалтериядә бара. Андагы эш шактый бертөсле. Әмма, монда, алты хатын-кыз эшләгән бухгалтериядә эшләр башкачарак. Чөнки алты хатын-кыз янында бер бик шаян телле, җыр сөюче, киң күңелле бер ир-ат та эшли. Рәхмәтулла Хөрмәтуллович кешеләрне үзенә тартып тора, сөйкемле сөяге бар. Ә менә шушы алты хатын-кызның һәркайсы белән нинди мөнәсәбәтләр урнаша соң?

“Кичер мине, әнкәй”

Афиша фотосы: 
Дата: 
10 июнь (Якш) | 19:00
Миңзифа белән Миргаян авылда гомер кичерәләр. Миңзифаның сеңлесе Дилфүзә үзенең улы Миргаянны алырга кайтуы турында хат яза, чөнки озак еллар элек Миргаянны Дилфүзә тапкан була һәм ул аны апасы Миңзифага тәрбиягә калдырып, үзе шәһәргә китеп барган. Шул вакытта Миргаянга яңа компьютер программасы өчен Грант отуы турында хат килеп төшә. Аның зур сумма акча отуын белеп алган Кирам – Миргаянның әтисе пәйда була. Барысы да балага хокукларын даулый башлыйлар.

"Кичер мине, әнкәй!"

«Кичер мине, әнкәй!»

Әниле-уллы Миңзифа белән Миргаян икесе авылда гомер кичерәләр. Миргаянга 16 яшь. Ул компьютер уеннары, программалар төзү белән мавыга, әнисе аны кечкенәдән “Сак-Сок бәете”н җырлап үстергән, шуңа күрә Миргаян да әледән-әле шушы бәет юлларын кабатларга ярата. Аның төп хыялы да “Сак-Сок бәете”нә бәйле: шул исемдәге компьютер уены уйлап табып, аны Мәскәүгә җибәрү. Миргаянның хыялы турында белеп алган Гөлзирәк киңәше белән, Миргаян уйлап тапкан программасын Мәскәүдәге “Лец-гоу” компаниясенә җибәрә.

"Кичер мине, әнкәй”

Афиша фотосы: 
Дата: 
30 апрель (Дүш) | 18:30
Миңзифа белән Миргаян авылда гомер кичерәләр. 16 яшьлек Миргаян компьютерлар, программалар төзү белән кызыксына. Әмма аны кыерсыталар, аның “әтисез” үсүе турында исенә төшереп торалар. Авыл тимерчесе Әбүбәкер гомере буе Миңзифаны яратып яшәгән. Миңзифаның сеңлесе Дилфүзә үзенең улы Миргаянны алырга кайтуы турында хат яза, чөнки озак еллар элек Миргаянны Дилфүзә тапкан була һәм ул аны апасы Миңзифага тәрбиягә калдырып, үзе шәһәргә китеп барган. Шул вакытта Миргаянга яңа компьютер программасы өчен Грант отуы турында хат килеп төшә.
Subscribe to RSS - Моңсу комедия