Маҗаралы сәяхәт

Татарча

“Ак Барс маҗаралары”

“Ак Барс маҗаралары”

"Ак барс маҗаралары" әкияте - дуслык, рух ныклыгы һәм көтелмәгән җиңүләр, барс һәм куркак куян турында. Куркак Куянны  мәктәптә кыерсыталар. Ә аның көчен күргәч, барс куянны бокс тренировкасына алып бара,  аны  боксчы ясарга уйлый. Ак барска Янут, тренер ярдәмгә киләләр.  Бик күп тырышканнан соң, Куян куркактан чын боксчыга әверелә.

Спектакль аша балалар спорт белән шөгыльләнергә, максатларга ирешергә, дусларга таяныч була белергә өйрәнә. 

“Светофорда кунакта”

“Светофорда кунакта”

Урман аланы. Шул урманда ике бертуган Куян балалары. Шаян белән Наян яшиләр. Алар шундый шук, сикерәләр, уйныйлар, чабалар, шул вакытта урманда үскән чебен гөмбәсен бәрдереп имгәтәләр. Аларның уйнаганнарын куаклар арасыннан урманда яшәүче Убырлы карчык карап торган була. Үзенең алардан ничек туйганлыгын һәм үзе кадерләп карап үстергән чебен гөмбәсен имгәткәннәре өчен ул куян балаларыннан үч алмакчы була һәм ул хәйлә уйлап таба: аларны алдап шәһәргә җибәреп, машинага таптатырга дигән фикергә килә, чөнки куян балалары юл йөрү кагыйдәләрен белмиләр.

"Алхимик"

"Алхимик"

Шәһәр, ишегалды, балалар мәйданчыгы. Шушы мәйданчыкка бертөркем яшьләр килә - Илдус, Шамил, Динара, Катька һәм аның дус кызы... Алар монда балаларча уйнарга түгел, ә наркотиклар кабул итәргә җайлы урын эзләп киләләр. Наркотиклар артыннан киткән Рөстәмне көтәләр.

Subscribe to RSS - Маҗаралы сәяхәт