"Убыр-шоу"

"Убыр-шоу" (әкият)

Кышкы урман. Барлык җәнлекләр, хайваннар, кош-кортлар Яңа ел килеп җитүен сизенәләр, куаналар, Яңа елны каршы алырга әзерләнәләр. Ләкин бу Яңа ел шартлыкларына, куанычларына Убырлы карчыкның бик нык ачуы килә. Ул урманда яшәүче кош-кортларны, җәнлекләрне үзенең салкын җилләре, кар-бураннары белән җәфалый. Убырлы карчык шатланган җәнлекләрне, кош-кортларны яратмый, чөнки ул ялгыз, аның дуслары  юк. Шуңа күрә, ул җәнлекләрне шатлыкларыннан туктатырга тели.

Ә көннәрдән бер көнне ул барлык җәнлекләр, кош-кортларны кар белән каплап китә. Шул рәвешле иске ел хуҗасы Маймыл да кар астында күмелеп кала.  Ә ул киләсе Яңа ел хуҗасы Әтәчне эзләп ерак илләрдән юлга чыккан була. Маймыл кар астыннан чыгып, башкаларны да кардан арындыра, ә аннары алардан Әтәчне табарга ярдәм итүләре сорый. Чөнки ул Яңа ел вазыйфаларын Әтәчкә тапшырырга тиеш.  Ләкин Маймылның авылга барып җитүе шикле. Чөнки Убырлы карчык җибәргән салкыннар маймылны туңдырырга мөмкин. Ә ул бит җылы як җәнлеге.

Барлык кош-кортлар, җәнлек-хайваннар җыелып киңәшәләр һәм Убырлы карчының күңелен эретер өчен махсус тамаша – бал үткәрергә телиләр. Алар Күбәләкне Убырлы карчыкны чакырырга җибәрәләр һәм Убырлыбикә урман аланына килә.

Бал – тамаша бик күңелле уза. Убырлы карчыкка бик тә күңеле була. Һәм ул киләсе елга да кунакка килергә, башкача кош-корт, җәнлекләрне салкыннар, кар-бураннар белән җәфаламаска вәгъдә биреп үзенең биләмәләренә кайтып китә.

Режиссёр:
Жанр: