Май афишасы

Афиша - май
Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа
 

ГАЛИМУЛЛИНА (ЯКУПОВА) ГӨЛНАЗ МАРСЕЛЬ кызы

1988 елның 7 июлендә Балтач районының Балтач авылында туа. 2005 елда Казан театр училищесына укырга керә. 2009 елда аны тәмамлап, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт Яшь тамашачы театрына эшкә урнаша. 2015 елда Казан дәүләт  мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый.

Рольләре:

  • Динә – “Йосыф һәм Зәләйха” (Кол Гали),
  • Галиябану – “Галиябану” (М. Фәйзи),
  • Сәрвәр, Нәсимә, Биюче – “Башмагым” ( Т. Гыйззәт),
  • Кәҗә – “Илдус & Windows” (Р. Харис),
  • Герда – “Кар иле патшабикәсе” (Е.Щварц),
  • Фатыйма – “Зәйтүнәкәй” (Р.Батулла),
  • Зәйтүнә – “Умырзая” (Р.Харис),
  • Зәйтүнә – “Печән базары” (Р.Әюпов),
  • Сак – “Сак-Сок” (Р.Батулла),
  • Илдус, Кәҗә – “Илдус һәм Windows” (Р.Харис),
  • Нәзнинә – “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” (И.Юзеев),
  • Муйнак – “Гашыйк буласым килә” (Т.Миңнуллин),
  • Руфинә – “Ничек миллионер булырга?” (М.Гыйләҗев),
  • Тимербулат – “Җиде кыз” (Н.Исәнбәт),
  • Фатыйма – “Алхимик” (П.Коэльо),
  • Кызчык – “Бичаракай” (Р.Батулла),
  • Илүзә – “Амазонка һәм Айдар” (И.Зәйниев),
  • Яшь тай – “Алмачуар” (Ф.Галиев),
  • Тиен кызы, Керпе малае Көрән – “Керпе малае дуслар эзли” (Р.Корбан),
  • Тиен – “Кышкы әкият” (Ш.Фәрхетдинов),
  • 3 нче кыз – “Җырларым” (Ф.Галиев),
  • 3 нче бәти – “Бүре һәм Кәҗә” (Р.Корбан),
  • Хезмәтче – “Король Лир» (В.Шекспир),
  • Авыл кызы – “Сержант” (И.Сираҗи),
  • Флорид – “Нигез ташлары” (Т.Миңнуллин),
  • Ак Барс – “Ак Барс маҗаралары” (Х.Ибраһим),
  • Алена – “Super Светофор” (Аманулла),
  • Апуш, Күбәләк – “Әйт әле, күбәләк” (.Миңнуллин),
  • Кыз – “Артист” (Р.Зәйдулла),
  • Ләйсән – “Гашыйклар утравы” (Р.Сәгъди).

Кинода уйнаган рольләре:

  • Диләфрүз – “Ак чәчәкләр” (Г.Әпсәләмов) (телесериал).
  • Айсылу – “Айсылу” (телефильм).
Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 18.03.2012