Яңа елда яңа дәрт белән!

Хөрмәтле тамашачыларыбыз!

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң театрыбыз яңа көч, илһам, дәрт белән янәдән тамашачыларны куандырырга әзер.

Бу көннәрдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Казанда балалар бакчаларында күчмә спектакльләр белән чыгыш ясый. Бүген, 12 гыйнварда, “Светофорда — кунакта” спектакле балаларга тәкъдим ителде. Яшь тамашачалар әкиятне бик куанып кабул итте. Балалар файдалы мәгълүматлар алып, рәхәтләнеп ял иттеләр.

16-17 гыйнварда исә театрыбыз яшь тамашачыларга “Бүре һәм кәҗә” спектаклен, 18-19 көннәрендә “Килмешәк” спектакле тәкъдим итәчәк.

22-28 гыйнварда театрыбыз Саба районына гастрольләр белән бара. Анда “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” һәм ЮХИДИ идарәсе белән берлектә куелган “Светофорда — кунакта” спектакльләре тамашачылар хозурына тәкъдим ителергә әзер. “Светофорда — кунакта” спектакле 2018 елда кулланылышка керә торган юл билгеләре турында да хәбәр итәчәк. ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләре балаларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлатачак. Ә 24 гыйнварда балалар яратып карый торган “Бүре белән кәҗә” спектакле яшь тамашачыларга онытылмас әкият булып истә калачак.

Спектакльләрдә сезне көтеп калабыз! Яңа 2018 елда да безнең белән бергә булыгыз.

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 12.01.2018