Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - НОЯБРЬ

АФИША - ДЕКАБРЬ

 

Яшь, талантлы артист Илфат Гибадуллинны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 13 нче ноябрь көнне – Габдулла Кариев театрының яшь, талантлы артисты Илфат Ирек улы Гибадуллинның туган көне!

Барлык коллективыбыз исеменнән Илфатны чын күңелебездән туган көне белән котлыйбыз! Таланты көннән-көн артсын, аны яратып, аны күрергә дип спектакльгә килүче тамашачылар саны күбәйгәннән-күбәя барсын! Илфатка саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, бәхет-шатлык телибез!

Илфат Гибадуллин

Һәр мизгелен бу тормышның
Тоя бел.
Тормышыңа шатлык кына
Җыя бел.

Һәр ролеңне җаның биреп
Уйный ал.
Тамашачы уйлаган күк
Уйлый ал.

Тойсын һәркем сәхнәдәге
Хисеңне.
Тамашачы белсен һәрчак
Исемеңне.

Зур артист бул, зур исемнәр
Бирсеннәр.
Илфат уйный зур сәхнәдә
Дисенннәр.

Син чыннан да бик зур талант
Һичшиксез!
Олы юллар сине көтә
Бер шиксез.

Иң изге теләкләр белән, Габдулла Кариев театры коллективы

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 13.11.2017