Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - ДЕКАБРЬ

 

ЗӘЙНУЛЛИНА ЛИЛИЯ АЙДАР кызы

Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге әгъзасы.

1967 елның 6 декабрендә Казан шәһәрендә туа.

1992 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын, 2000 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.

1996 елдан театрда вокал дәресләре остазы булып эшли.

Бүгенге көндә Г. Кариев театрында  “Печән базары” спектаклендә татар халык җыры “Бөдрә тал”ны, “Умырзая” музыкаль драмасында –  Р. Ваһапов репертуарындагы әсәрләрне, “Галиябану” музыкаль драмасындагы татар халык җырларын һәм “Башмагым” музыкаль комедиясендәге партияләрне башкарырлык  артистлар булуы  –  Лилия Айдар кызының горурланырлык зур уңышы булып тора.

Лилия Айдар кызы Зәйнуллинага, театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, Г. Кариев театрының 20-еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе тапшырыла.

Рольләре:

  • Тренер – «Ак Барс маҗаралары» (Х.Ибраһим),
  • Карга – «Әйт әле, күбәләк» (Т.Миңнуллин),
  • Акбикә – «Айрыз батыр» (Р.Зәйдулла, Р.Әюпов).
Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 28.03.2012