Кариев театры - ВКонтактеда группа Кариев театры - Инстаграмда группа


АФИША - ДЕКАБРЬ

 

Зәйнуллина Лилия Айдар кызын юбилее белән тәбрик итәбез!

Бүген, 6 декабрь көнне, Габдулла Кариев театрының вокал дәресләре остазы, Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” бүләге иясе Зәйнуллина Лилия Айдар кызының юбилее!

ЗӘЙНУЛЛИНА ЛИЛИЯ АЙДАР кызыБүгенге көндә Г. Кариев театрында “Печән базары” спектаклендә татар халык җыры “Бөдрә тал”ны, “Умырзая” музыкаль драмасында – Р. Ваһапов репертуарындагы әсәрләрне, “Галиябану” музыкаль драмасындагы татар халык җырларын һәм “Башмагым” музыкаль комедиясендәге партияләрне башкарырлык артистлар булуы – Лилия Айдар кызының горурланырлык зур уңышы булып тора.

Җыр-моңнарга бай күңелегез,
Чибәр, талантлы үзегез!
Сез — чибәр, гүзәл, мөлаем —
Тимәсен генә күзебез!

Сезгә ак бәхет телибез,
Сау-сәламәт, бай булыгыз!
Шатлык, сөенечтә үтсен
Озын гомерле юлыгыз!

Габдулла Кариев театры коллективы исеменнән Лилия ханым Зәйнуллинаны 50 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Аңа эшендә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, ак бәхетләр теләп калабыз!

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 06.12.2017