Журналистлар игътибарына!

13 февраль көнне 14.00 сәгатьтә сезне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрына – Петербург урамы, 57 йорт, 1 катта (“Әкият” балалар үзәге), Владимир Илюхов әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Саранлыктан дәва” музыкаль әкиятен карарга чакырабыз. Әлеге сценарий, билгеле булганча, “Татнефть” компаниясенең социаль проектында “Экология” номинациясе буенча Грант отты.

Режиссер: Эльдар Гатауллин
Балетмейстер: Нурбәк Батулла
Рәссам: Иршат Азиханов (Мәскәү).

Әкияттә Убырлы карчыкның саранлык һәм усаллык тулы сандыгы Урман хуҗасының кулына эләгә.

Убырлы карчык төрле хәйләләр белән сандыкны кулга төшерергә тели һәм көннәрнең берендә ул алдап-йолдап Урман хуҗасы йортына керә, ләкин ялгышлык белән Саранлык бөтен дөньяга тарала.

Ә бу вакытта урман җәнлекләре яз бәйрәме Нәүрүзне үткәрергә әзерләнеп йөриләр, урманны кар эрегәннән соң пәйда булган пычрактан арындыралар. Билгеле инде, урманда яшәүче җәнлекләр шушы саранлык авыруы белән авырый башлыйлар. Урманга куркыныч яный! Әгәр урман җәнлекләре дуслашып, берләшеп, шушы авыруга каршы көрәшмәсәләр, Нәүрүз бәйрәме булмаска һәм яз да вакытында килмәскә мөмкин!

Саранлыктан дәва

Театрыбызга рәхим итегез, көтеп калабыз.

Аккредитация:
gkariev1987@mail.ru
+8 952 039 1994 (Шиһапова Гөлүсә)

Яңалык/материал урнаштырылу датасы: 09.02.2018